Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия буенча Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны 45,1 процентка җитте
Мәскәү вакыты белән сәгать 07:50 гә булган мәгълүматларга караганда, РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда федераль округ буенча тавыш бирүдә катнашучылар саны 45,1 процент тәшкил иткән. Мондый мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында басылып чыкты.
«Федераль округ буенча тавыш бирү барышы – 45,1 процент», - диелә РФ Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.
IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр 18 сентябрьдә башланып китте. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Тавыш бирү өч көн дәвам итә – 20 сентябрьгә кадәр. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз