news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия буенча Дәүләт Думасына сайлауда катнашу 40 проценттан артып китте

Россия буенча Дәүләт Думасына сайлауда катнашу 40 проценттан артып китте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауда катнашу Мәскәү вакыты белән 18.30 да 40,07 процентка җитте. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

«Федераль округ буенча тавыш бирү барышы – 40,07 процент», – диелгән Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр 18 сентябрьдә башланып китте. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.

Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк – 20 сентябрьгә кадәр. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Татарстанда килүчеләр саны 15.00 сәгатькә 50 проценттан артып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot