news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Бразилиядән дуңгыз һәм сыер ите кертүне тыйды

Чикләү чаралары иттә рактопамин - мускуллар үсеше өчен биоөстәмләр табылу белән бәйле.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россельхознадзор 1 декабрьдән Бразилиядән дуңгыз һәм сыер ите кертүне тыйды. Чикләү чаралары иттә рактопамин - мускуллар үсеше өчен биоөстәмләр табылу белән бәйле. Бу хакта, ведомство матбугат хезмәтенә сылтама ясап, «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Бразилия Россияне ит белән тәэмин итүче илләрнең берсе, дип хәбәр итә басма. 2016 елда ул Россиягә 129 мең тонна сыер ите керткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot