news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия бизнес-омбудсмены: Россия икътисады «дүрт көнлек» эш атнасына әзер түгел

Борис Титов хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәклеге турында искәртте.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россия икътисады кыскартылган эш атнасына күчәргә әзер түгел. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Россия дүрт көнлек эш атнасын кертергә әзер түгел. Моның өчен эш атнасын кыскартырга мөмкин булган илләрдәге кебек хезмәт җитештерүчәнлегенә, хәтта югарырак дәрәҗәгә ия булырга кирәк», - диде бизнес-омбудсмен.

Икътисад үсәргә тиеш, ә моның өчен «хезмәт җитештерүчәнлеген акрынлап арттырырга кирәк», - дип өстәде Борис Титов.

Россиядә дүрт көнлек эш атнасын кертү мөмкинлеге турында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтте. Шул ук вакытта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан инициативаны тирәнтен анализлаудан башка «дүрт көнлек» эш атнасына күчәргә әзер түгел, дип хәбәр иткән иде

news_right_1
news_right_2
news_bot