news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия биатлончысы Александр Логинов дөнья кубогында спринтта беренче килде

Бу җиңү Дөнья кубогының яңа сезонында Россия спортчыларының беренче медале булды.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ") Россия спортчысы Александр Логинов Германиянең Оберхоф шәһәрендә биатлон буенча дөнья чемпионатында 10 км дистанциядә спринтта җиңүче булды. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Дистанцияне 25 минут 50,9 секундта узып, бөтен атуларын да туры тидереп, Александр Логинов беренче булды. Бу җиңү - Дөнья кубогының яңа сезонында Россия спортчыларының беренче медале. Логинов өчен исә дөнья кубокларында беренче яулаган җиңү.

Икенче урында Норвегия спортчысы Йоханнес Бе, ул Логиновка 25,2 секунд оттырды.

Өченче урында Швеция биатлончысы Себастьян Самуэльссон. Ул  Россия биатлончысыннан 36,8 секундка калышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot