news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия биатлончылары Дөнья кубогы этабы эстафетасында бронза медаль яулады

Ил спортчылары бу сезонда 29 мөмкинлектән икенче медален генә яулый.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең ир-егет биатлончылары Германиянең Рупольдингында уза торган Дөнья кубогының бишенче этабында эстафета ярышларында бронза медаль яулады.

Беренче булып финишка Норвегия биатлончылары (Ларс Хельге Биркеланн, Тарьей Бё, Эмиль Хегле Свендсен, Йоханнес Бё) килде. Алар штраф әйләнәгә кермәде, барлыгы 7 өстәмә патрон файдаланды һәм араны 1 сәгать 13 минут 11,1 секунд эчендә узды.

Составта Алексей Волков, Максим Цветков, Антон Бабиков һәм Антон Шипулин булган Россия биатлон җыелмасы 4 кенә өстәмә патрон кулланса да, алардан 53,4 секундка калышты.

Көмеш медальне Франция биатлончылары яулады.

Бу – Россия биатлончыларының сезонда яулаган икенче медале. Сезонда Россия биатлончылары 29 мөмкинлектән 2 “бронза” гына яулый алды. Беренче урында баручы Норвегиянең 19 (9-4-5) медале бар. Медальләр исәбендә Россия – 13 нче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100