news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Берләшкән милләтләр оешмасы Куркынычсызлыгы советын җитәкләде

Куркынычсызлык советы рәисе булган дәүләтне сайлау 15 әгъза арасында алфавит тәртибендә уза.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия 1 октябрьдән бер ай Берләшкән милләтләр оешмасы куркынычсызлыгы рәисе булачак. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Куркынычсызлык советының беренче утырышы 3 октябрьдә узачак. Хәзергә Якын Көнчыгыш проблематикасы һәм  Африка конфликты буенча 20 утырыш планлаштырылган. Якын Көнчыгыш проблемаларын көйләү буенча квартал саен ачык дебатлар 19 октябрьгә билгеләнгән.

Куркынычсызлык советы рәисе булачак  дәүләтне сайлау 15 әгъза арасында (ике елга 5 даими һәм 10 вакытлы әгъза сайлана) алфавит тәртибендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot