news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия беренче тапкыр иң яхшы сыерны Татарстанда узачак бәйгедә ачыклыйлар

Безнең илдә беренче тапкыр сөт юнәлешендә продуктив хайваннар булдыру буенча Бөтенроссия конкурсы узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән хуҗалыклар катнаша. Конкурс 6 - 9 июльдә Татарстан Республикасында «Казан Экспо» янәшәсендәге кырларда Бөтенроссия кыр көне барышында узачак.

Голштин токымлы мөгезле эре терлек үрчетүче һәм Дәүләт регистрында теркәлгән 63 хуҗалыктан 80гә якын сыер конкурста катнашачак. Бирегә Марий Эл Республикасыннан, Мордовиядән, Удмуртиядән, Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан иң яхшы сыерлар килә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Конкурста җиңүчеләрне чын матурлык конкурсындагы кебек критерийлар комплексы буенча билгелиячәкләр. Экспертлар гәүдә озынлыгына, күкрәк киңлегенә, арка линиясенә, йөрү гармониясенә, аяк-тоякларның торышына һәм башка күп нәрсәләргә игътибар ителә. Хәтта хайванның темпераменты да әһәмияткә алына.

Хендлерлар да игътибарсыз калмаячак – конкурста һәр сыерның аны үзенә буйсындыручы әйдаманы була. Эксперт бәяләмәсен һәм хөкемдарлыкны токымлы терлекчелек өлкәсендәге белгечләр башкара, болар: Самара ДАУ федераль дәүләт белем бирү учреждениесенең анатомия, акушерлык һәм хирургия кафедрасы доценты Александр Нечаев һәм «АСЧАР» ассоциациясенең баш зоотехнигы Марина Лантух.

Катнашучы сыерлар өчен бер атнага яңа йорт булып, җиһазландырылган, хайваннарны уңайлы тоту өчен кирәкле барлык заманча таләпләргә туры килә торган мобиль ферма хезмәт итә. Ферма тулы бер комплекстан тора, аңа шулай ук конкурсның үзе өчен куелган трибуналар белән конкурс манежы, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары зоопаркы керә.

Конкурсны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр буенча агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100