news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Белоруссиядән сөт һәм сөт ризыклары кертүне чикләде

Әлеге чара кертелгән кайбер төр продукцияләргә карата ветеринария-санитария таләпләренең үтәлмәве белән бәйләп аңлатыла.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) Белоруссия җитештерүчеләренең кайбер төр продукцияләрен Россиягә кертүне чикләде. Аерым алганда чикләүләр коры сөт, сыр һәм майга кертелгән. Идарә тармагының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, чикләүләр 19 майдан гамәлдә булачак.

Әлеге чара кертелгән кайбер төр продукцияләргә карата ветеринария-санитария таләпләренең үтәлмәве белән бәйләп аңлатыла. Шунысы да игътибарга лаек: Россельхознадзор белгечләре кайбер җитештерүчеләрнең кабаттан кагыйдә бозу очракларын да фаш иткән. Белоруссиядә җитештерелгән продукция составында линкомицин, натамицин, ципрофлоксацин, шулай ук тилозин барлоыгы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100