news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия белгече ковидтан вакцинация узарга баш тарткан өчен штраф салырга тәкъдим итте

Беренче чиратта, вирусолог фикеренчә, бу җәзаны коронавирус йоктыру куркынычы төркемендә булган прививкасыз гражданнар өчен билгеләргә кирәк.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире вирусолог Александр Лукашев коронавирустан вакцинация узудан баш тарткан өчен штраф кертергә тәкъдим итте. Ул бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында сөйләде.

Галим Covid-19 эпидемиясе Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенә җитди финанс йөкләнеше булдырганга игътибарны юнәлтте, ә гражданнарның прививка ясавыннан баш тартуы хәлне катлауландыра гына. Лукашев сүзләренчә, бер пациентны дәвалау 200 мең сумга диярлек төшә.

«Мондый вәзгыятьтә вакцинацияне арттыру өчен ниндидер финанс характердагы чаралар урынлы дип саныйм. Без күптән инде үзебезнең начар гадәтләребез өчен түлибез — алкогольгә һәм тәмәкегә акцизлар. Бу нормаль күренеш, чөнки соңыннан начар гадәтләр авыр йөк белән сәламәтлек саклау системасына ята», — дип аңлатты тикшеренүче үз позициясен. 

Иң оптималь карар сыйфатында ул прививкадан баш тарткан өчен ай саен 5 мең сум күләмендә штраф түләргә тәкъдим итте.

Беренче чиратта, вирусолог фикеренчә, бу җәзаны коронавирус йоктыру куркынычы төркемендә булган прививкасыз гражданнар өчен билгеләргә кирәк.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне берничә тапкыр прививка ясарга чакырды, шул ук вакытта коронавирустан вакцинация узу ирекле характерда булуын аңлатты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100