news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия белән Үзәк Азия илләре арасында товар әйләнеше 2023 елда 44 млрд доллардан арткан

Россиянең Үзәк Азия илләре белән товар әйләнеше 2023 елда 44 миллиард доллардан артып киткән. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Галузин хәбәр иткән. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Спикер ассызыклаганча, Үзәк Азия дәүләтләренең барлык тышкы сәүдә күрсәткеченең 33 проценты Россиягә туры килә. Шактый дәрәҗәдә бу милли валюталарда үзара исәп-хисапка күчү нәтиҗәсендә тәэмин ителә. Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан арасында үзара исәп-хисапларның 80 проценты милли валюталарда уза, дип ачыклык кертә ул. Моннан тыш, Россия белән Үзбәкстан арасында милли валюталарда уза торган исәп-хисаплар өлеше 55 процентны, ә Россия белән Төркмәнстан арасында – 24 процентны тәшкил итә.

Россия, Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары сүзләренчә, Үзәк Азия төбәкләре өчен ышанычлы һәм төп сәүдә-икътисади партнеры булып тора. Товар әйләнеше үсеше бу ышанычны раслый, ди Галузин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100