news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия белән Согуд Гәрәбстаны арасында визасыз режим кертелде

Россия белән Согуд Гәрәбстаны арасында визасыз режим кертелде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Россия белән Согуд Гәрәбстаны арасында виза таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы үзара килешү үз күченә керде.

Хәзер Россия гражданнары Согуд Гәрәбстаны территориясенә визасыз керә һәм ел дәвамында барлыгы 90 көн тора алачак. Россиягә килүче Согуд Гәрәбстаны гражданнары да шундый ук хокукларга ия.

Шул ук вакытта визасыз режим корольлеккә уку, эшләү, озак вакыт яшәү яки хаҗ һәм гомрә кылу өчен килүче россиялеләргә кагылмый. Алар элеккечә виза алырга тиеш, дип кисәттеләр РФ Тышкы эшләр министрлыгында.

Визасыз режим кертү турындагы килешү 2025 елның 1 декабрендә Эр-Риядта узган Россия-Согуд эшлекле форумында төзелгән иде. Документны Россия ягыннан вице-премьер Александр Новак, Согуд ягыннан тышкы эшләр министры принц Фейсал бен Фархан ас-Сауд имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot