Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Кытай ике ил арасындагы чикне шәхси автоларда узу мөмкинлеге турында сөйләшә
РФ Транспорт министрлыгы Кытай Халык Респбликасы хакимияте белән физик затларның шәхси автомобильләрдә чик аша чыгу мөмкинлеген күз алдында тоткан ике яклы килешү проекты турында фикер алыша. Бу хакта федераль ведомство җитәкчесе Андрей Никитин Көнчыгыш икътисади форумы кырларында ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында белдергән.
Министр сүзләренчә, чикне шәхси автоларда узу турындагы документ проектында «төп үткәрү пунктлары аша сигез урын» турында сүз бара.
Никитин бу контекстта «Забайкальск», «Староцурухайтуйский», «Пограничный», «Краскино» һәм «Кани-Курган» кебек үткәрү пунктларын телгә алган. «Техник проблемалар юк, алар әзер», - дип ышандыра ул.
РФ транспорт министры ачыклык керткәнчә, хәзер фикер алышу машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытына кагыла. Якларга Россия машина йөртүчеләре Кытайда, ә Кытайныкылар Россиядә машина белән идарә итә алачак вакыт аралыгын билгеләргә кирәк булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз