Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия белән Һиндстан туристлар өчен 30 көнлек визасыз режим кертергә килеште
Россия һәм Һиндстан турист төркемнәре өчен 30 көнлек визасыз режим кертү буенча эшне башларга ниятли. Бу хакта Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча белдерде, дип хәбәр итә «Известия».
«Без якын арада турист төркемнәре өчен 30 көнлек визасыз режимны тәэмин итү юлын башлаячакбыз», – дип хәбәр итте Моди.
Ул бу карарның ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга һәм гражданнар арасындагы элемтәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Һиндстан Премьеры сүзләренчә, яклар шулай ук студентлар һәм фәнни алмашулар санын арттырырга, шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә килешкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз