news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия белән Төркия ишекләрен ачты, визасыз сәяхәт башлана

Россия Президенты Димтрий Медведевның Төркиягә рәсми сәфәрендә ике ил арасында дәүләтләрарасы 17 килешү имзаланды

(Истанбул, 13 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). “Кеше ышанмаслык сүзне, хак булса да, сөйләмә”, - дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Россия Федерациясе төрекләрне чиктән визасыз гына уздырачак икән, дигән хәбәрне күпләр, бигрәк тә төрек халкы, ышанмаслык хәл итеп кабул итте. Чөнки Россиягә виза алу - алар өчен ифрат мәшәкатьле, четерекле һәм кыйммәтле эш. Россиядән махсус чакыру алмыйча яки туристик оешмага 150 доллар акча түләмичә Россия чиген узу мөмкин түгел. Чакыру сорату да, аны тиешле органнардан эшләтү дә катлаулы, озакка сузылган гамәл буларак беленә. Өстәвенә, виза мөһерен суктыру өчен Россия Федерациясе консуллыгы ишеге төбендә сәгатьләр буе чират көтәргә кирәк. Шунлыктан алар узган ел Владимир Путинның Төркиягә сәфәрендә Рәҗәп Тайип Эрдоган авызыннан чыккан тәкъдимне сагаеп каршылады. Россия җитәкчеләренең моны кабул итәчәкләренә ышанып бетмәделәр. Һәм менә... Ниһаять... 12 майда Россия һәм Төркия дәүләт җитәкчеләре ике ил арасындагы виза тәртибен гамәлдән чыгару буенча килешүгә кул куйдылар.
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев аны “Тарихи килешү” дип бәяләде.
Төрек матбугаты шау-шу килде.
11-12 май көннәрендә Россия Илбашы Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге дәүләт делегациясе Төркия җөмһуриятенә рәсми сәфәрдә булынды. Россия делегациясе составында субъектларның бердәнбер вәкиле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та урын алды. Татарстанның эшмәкәрлек дөньясын “Татнефть” акционерлык оешмасы тәкъдим итте.
11 майда төнгә каршы килгән рәсми кунакларны Әнкара аэропортында Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танэр Йылдыз, Әнкара губернаторы Кемал Онал, Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский һәм башка рәсми затлар каршылады.
Төркия илбашы Абдуллаһ Гүл һәм хәләл җефете Хәерниса ханым Дмитрий Медведев белән аның тормыш иптәше Светлана ханымны кичке ашка алдылар. Россия Президенты Төркиянең баш ханымына ак чәчәкләр бәйләме бүләк итеп, ихтирам нәзакәте күрсәтте.
Россия делегациясе сәфәренең рәсми программасы Төркия Җөмһуриятенә нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрекнең мемориал комплексы белән танышу һәм мавзолеена чәчәкләр салудан башланып китте. Дмитрий Медведев, бөтен дәүләт җитәкчеләре кебек үк, мавзолейдагы Шәрәф дәфтәренә истәлекле сүзләр язып калдырды. Анда: “Россия Мостафа Кемаль Ататөрекне хөрмәт белән искә ала. Ататөрек илләребез арасындагы күп кырлы дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә нигез салган. Бүген ул башлатып җибәргән элемтәләр иң югары дәрәҗәдә”, - диелгән.
Медведев Чанкая Президентлык Сараенда Төркия илбашы Абдуллаһ Гүл белән очрашты. Күрешү нәтиҗәсе буларак, “Ике илнең эчке эшләр министрлыклары арасында хезмәттәшлек”, “Һава юлын куллану”, “Диңгез юлын куллану”, “Наркотик, психотроп матдәләре белән көрәш буенча хезмәттәшлек”, “Югары белем өлкәсендә эшберлеге” кебек 5 килешү имзаланды.
Илбашларының уртак матбугат очрашуында Абдуллаһ Гүл сүзен иң элек “Распадская” шахтасындагы фаҗигада үлүчеләр өчен ихлас борчылуын белдереп: “Рус халкының кайгысын уртаклашабыз”, - дип башлады. Нотыгында Россиягә сәфәрен искә алып, Мәскәү һәм Казандагы очрашуларның күңелендә матур хатирәләр калдырганын әйтеп узды. Д.Медведев җитәкчелегендәге делегация сәфәренең Россия белән Төркия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең башлангычына 90 ел тулган көннәргә туры килүенә басым ясап, моның зур мәгънәгә ия булганлыгын белдерде.
Өйлә сәгатьләрендә Россия Президенты Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән күреште. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә тарафлар Югары дәрәҗәдәге Хезмәттәшлек Берлеге оешуына кагылышлы килешү имзаладылар. Әлеге Берлек халыкара тынычлыкны саклау, куркынычсызлык һәм тотрыклылык булдыру, сәяси, сәүдә, икътисади, иҗтимагый-мәдәни тармаклар буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәчәк. Иҗтимагый оешмалар форумы булдыру хакында да карар кабул ителде.
Кул куелган килешүләр арасында Мәрсин төбәгендәге Аккую территориясендә Төркиянең беренче атом электрстанциясен төзү һәм аны эшләтү турындагы меморандум аеруча игътибар үзәгендә. 20 миллиард долларлык бу килешү Төркиянең электр мәсьәләсен шактый җиңеләйтәчәк. Атом электростанциясен 7 елда төзеп бетереп, эксплуатациягә бирү карарлаштырылган. Төзү эшләренең 25-30 проценты төрек фирмалары тарафыннан башкарылачак.
Очрашуда килешенгән ике ил арасындагы виза тәртибен гамәлдән чыгару карары төрек матбугатында сенсацион хәбәр буларак бирелде. Моннан соң төрекләр Россиядә 30 көн визасыз йөри алачак. Бу кагыйдә нигезендә Россия ватандашлары да Төркиядә бер ай визасыз кунак була ала. Ләкин бу тәртипнең гамәлгә керү тарихы әлегә билгесез. Россия президентының әйтүенчә, кирәкле документларның эшләнеп бетүе кирәк.
Медведев белән Эрдоган шулай ук Самсун-Җәйхан үткәргече проектын үстерүдә хезмәттәшлек итәргә килешенде. Сөйләшү кысаларында Җәйханда нефть эшкәртү корылмасы төзү карары алынды. Аның тормышка ашуы Босфор һәм Дарданель бугазларын күп санлы нефть йөкле танкерлардан азат итәчәк.
Тарафлар экстремистлар һәм террорчылар белән көрәш, Кавказартындагы хәлләр, Иранның атом-төш программасы, Карадиңгез төбәгендә уртаклаша эш алып бару кебек мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барды. Россиягә кош ите, җиләк-җимеш, яшелчә сату, таможня мәсьәләләре, һава һәм кара юллар буенча йөк ташу, җирле акча берәмлеге белән сәүдә итү, Россиянең көньягында логистик мәркәз оештыру, авыл хуҗалыгы, сыйфатлы бодай белән тәэмин итү кагыйдәләрен үтәү кебек темалар да читтә калмады. Кыскасы, Медведевның Төркия премьер-министры белән күрешүендә 12 меморандумга кул куелды.
Шулай итеп, Россия белән Төркия арасында җәмгысы 17 килешү имзаланды.
Бүгеннән алып Төркия нефть ихтыяҗының 70 процентын Россия тәэмин итәчәк. Агымдагы елда Төркиягә 30 миллиард кубометр рус газы сатылачак, аның 16 миллиарды “Зәңгәр агым” буенча җибәреләчәк. Моннан соң “Газпром” оешмасы Төркиягә газны очсызрак бәядән сатуны планлаштыра.
Эрдоганның әйтүенә караганда, киләсе 5 ел эчендә Төркиянең Россия белән тышкы сәүдә әйләнеше 3 кат артып, 100 миллиард долларга җитүе планлаштырылган.
Төркиядә төрек һәм рус телләрендә белем бирә торган Төрек-рус университеты ачылачак. Моны тормышка ашыру юлында инде әзерлекләр башланган, әмма хәзергә югары уку йорты бинасының төгәл кайсы шәһәрдә төзеләчәге билгеле түгел.
Уртак төрек-рус банкысын булдыру күздә тотыла.
Төркиядән кош ите сатып алу квотасы да арттырылып, 57 мең тоннадан 150 меңгә күтәрелгәнлеген бәян итте Россия авыл хуҗалыгы министры.
Дмитрий Медведев һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның уртак матбугат очрашуында Россия президенты Таулы Карабах мәсьәләсенә кагылышлы сорауга ике илнең дә андагы низагны чишәргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә омтылганын һәм Россиянең бу юлда кулыннан килгәнне эшләячәген бәян итте. Журналистлар белән очрашуда Медведев та, Эрдоган да 2013 елда Казанда булачак Универсиада, 2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпиада уеннарын үткәрүдә хезмәттәшлек итү ниятен белдерделәр.
Рәсми сәфәр кысаларында Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге Россия делегациясе Төркия Бөек Милләт Мәҗелесендә парламент рәисе Мәһмәт Али Шаһин белән очрашты.
Кичке якта алар Россия-Төркия хезмәттәшлек форумына катнаштылар.
Президент Медведев дәүләтара очрашуларда йөргән арада Россиянең баш ледисы Светлана Медведева Россия Федерациясенең Әнкара бөекилчелегендә “Рус халык әкиятләре- төрек телендә” китабын таныту җыелышына иштирак итте
Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм хатыны Хәерниса ханым рус кунаклары хөрмәтенә гайре рәсми кичке аш уздырдылар. Анда Төркия дәүләтенең барлык министрлары, оешма җитәкчеләре, эшкуарлар чакырылды.
Россия белән соңгы бер ел эчендәге килешүләр нигезендә Төркия әлеге илгә табигый газ тармагында - 65 , нефтьтә 33 процент бәйле. Ә инде атом электрстанциясе белән тулысынча Россиянең итәгенә ябышкан халәттә. Бу вәзгыять төрле даирәләрдә төрлечә бәяләнә.
Бик күп еллар элек “Кирәк түгел безгә төрек ярлары”, - дип җырлап йөргән рус халкының исә Төркиянең кояшлы, җылы, йомшак комлы ярларына агылуы тагын да артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100