news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия белән Мисыр арасында очышларны яңарту турында меморандум имзаланачак

Килешүгә бүген, 15 декабрьдә кул куелырга мөмкин.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Ике арада очышларны яңарту турында Россия белән Мисыр меморандумы имзаланачак. Килешүгә бүген, 15 декабрьдә кул куелырга мөмкин. Бу хакта Россия транспорт министрлыгы хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Россия Президенты Путин Мисыр илбашы Әбдел Фәттах әс-Сиси белән Каһирәдә булган очрашуда ике ил арасындагы очышларны яңарту мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

2015 елның октябрь аенда “Когалым авиа” самолеты һәлакәткә очрады. Бу терракт буларак бәяләнде. Шул сәбәпле моннан ике ел элек ике арада очышлар туктатылган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot