Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия белән КХДР визасыз режимга күчү турында фикерләшкәннәр
Бу мәсьәлә Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Галушканың КХДРга сәфәре барышында күтәрелгән
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Галушканың сәфәре кысаларында, Россия белән Төньяк Корея визасыз режимга күчү мөмкинлеге хакында фикерләштеләр, дип хәбәр итә "Интерфакс".
"Безнең мөнәсәбәтләрне үстерү тәртибенә киләчәктә Россия белән КХДР арасында визасыз режимга күчү мәсьәләсе куелды. Бу мәсьәләне күтәрү максатка ярашлы дип табылды. Без моның өстендә эшләячәкбез", - дип хәбәр итте министр матбугат конференциясендә.
Визасыз режимга күчү мәсьәләсе хакында узган атнада министрның КХДРга сәфәре барышында фикер алышканнар. Министр сүзләренчә, визасыз режим тиз генә кертелмәячәк. "Безнең хезмәттәшлекне үстерү тәртибенә әлеге мәсьәлә кертелде һәм сәфәр нәтиҗәсе буенча имзаланган рәсми беркетмәдә теркәлде", - дип ассызыклый Галушка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз