Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия белән Казахстан арасында һава юлы ачыла
Авиарейслар ясау өчен авиакомпанияләр Россия ягыннан рөхсәт алырга тиеш.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казахстан 17 августта Казахстан белән авиаэлемтәне яңадан башлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Республика гражданнар авиациясе комитетына сылтама белән хәбәр итә.
«2020 елның 17 августыннан этаплап Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь Республикасы, Германия, Нидерланд, Мисыр, Украина һәм Россия Федерациясенә халыкара очышлар яңадан башлана», - диелә Казахстан ведомствосының рәсми Telegram-каналында.
Самолетка утырыр алдыннан барлык пассажирларның да температурасын үлчәячәкләр, туристларның үзләре белән шәхси саклану чаралары булырга тиеш.
«Covid-19 коронавирусына ПЦР-тест үткәрергә дә мөмкиннәр», - диелә хәбәрдә.
Казахстан гражданнар авиациясе комитетында шулай ук Россиягә авиарейслар ясау өчен авиакомпанияләрнең РФ ягыннан рөхсәт алырга тиешлеген дә билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз