news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия БДИдан баш тартмаячак - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы:

Мәгариф министры мәктәпләрдә шулай ук Бөтенроссия тикшерү эшләре дә үтәчәк дип билгеләп үткән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан (БДИ) баш тартмаячакларын белдергән.

Шуның белән бергә Васильева мәктәп белем системасының үзгәрә башлаячагын билгеләп үткән. Ул мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре кертеләчәген, ягъни мәктәп контроль эшләре бөтен Россия буйлап үзәкләштерелгән тәртиптә бер үк көнне язылачагын һәм бердәм критерийләр буенча бәяләнәчәген җиткергән. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры «Интерфакс» агентлыгына интервьюсында хәбәр иткән.

Васильева киләсе уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре югары сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булачагын шәрехләп үткән. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырмаган фәннәрдән эшләр башкарачак. Быел Бөтенроссия тикшерү эшләрен 33 мәктәптә язачаклар.

Министр шулай ук әдәбияттан БДИда үзгәрешләр булачагын өстәп әйткән.

«Бу бөтенләй башка имтихан булачак, анда нинди дә булса тест эшләре бөтенләй кертелми. Әдәбият теориясенә бәйле җәенке җавап булырга тиешле бары иҗади биремнәр булачак. Ягъни, беренчедән биремнәр артачак һәм алар текстны яхшы белүне таләп итәчәк. Икенчедән – иншаның үзенә таләпләр югары булачак», — дип хәбәр иткән Васильева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100