news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия базарындагы кымызның 50 процентын башкортлар җитештерә

Ялган кымыз ясаучылар бия сөте урынына сыер яки башка хайван сөте куллана.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Россия күләмендә башкорт кымызы җитештерү 46 процентны тәшкил иткән. Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда меңнән артык тонна кымыз җитештерелгән. Бу, 2015 ел белән чагыштырганда, якынча 10 процентка күбрәк. Җитештерү буенча беренчеләр -Баймак, Әбҗәлил, Бәләбәй һәм Әлшәй районнары.

Башкортстанда кымыз җитештерүне үстерү турында Юматов шифаханәсендә уздырырлган конференциядә сөйләштеләр. Очрашуда БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Җиһаншин, шулай ук кымыз җитештерүчеләр, фермер хуҗалыгы, сәүдә оешмалары вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр һәм галимнәр катнашты.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә, ялган кымыз ясаучылар тармакка тискәре йогынты ясый. Кагыйдә буларак, алар бия сөте урынына сыер һәм башка хайван сөтен куллана. Намуслы фермерларның мәнфәгатьләрен кымыз җитештерүчеләр берләшмәсе яки җәмәгать оешмасы төзү ярдәмендә хәл итеп була.

Чын кымызны халыкка таныту өчен, җитештерүчеләр кымыз фестивале уздырырга тәкъдим итә. Шулай ук пастеризация узган бия сөтен дә сатуга чыгарырга дигән тәкъдимнәр бар.

Башкорт дәүләт аграр университеты доценты Светлана Канарейкина хәбәренә караганда, республика галимнәре пастеризация режимын көйләгән һәм моңа патент та алган. Югары уку йортында кымыз ясаучыларга квалификация күтәрү курслары оештырырга дә әзерләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100