news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия базарында ашлыкка бәя кими — Айрат Хәйруллин

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты моның сәбәпләрен аңлатты.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Россия базарында ашлыкка бәя кими”, – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Думаның аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәм моның сәбәпләрен аңлатты.

“Быел яңгырлар күп булганлыктан, уңыш узган елгының рекордыннан күбрәк булачак. Әмма шул ук яңгырлы һава торышы булу сәбәпле, бодайның аксымы азрак. Дөнья базарында ашлык бәясе 185-205 АКШ долларын тәшкил итә. Сумнарга әйләндергәндә, бу, НДСны да исәпләп, тоннасына 13-13,5 мең сум дигән сүз. Россия базарында икмәккә бәя кими бара, чөнки бездә саклау өчен мөмкинлекләр аз. Ашлыкны диңгезгә кадәр илтү дә кыйммәткә төшә”, – диде Айрат Хәйруллин.

Ашлыкка бәя төшмәс өчен “Россия тимер юллары"на ташламалар бирергә кирәк, дип саный депутат.

“Шулай ук дәүләт август-сентябрь айларында кимендә 10 миллион тонна ашлык сатып алырга тиеш. Әмма бу әлегә планлаштырылмый”, – диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot