news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия башкаласында «Мәскәү-Татарстан» VIII халыкара форумы була

8 апрельдә Россия башкаласында «Мәскәү-Татарстан» VIII халыкара форумы була. Аны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Анда ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Шулай ук спикерлар, кунаклар һәм яшьләр дә булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Мәскәү - Татарстан күпере» форумы - уникаль мәйданчык, анда төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны гамәлгә ашыру буенча киңәшләр бирә.

Быел анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы - Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Илдар Габдрахманов, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, параспортчы, блогер-мотиватор, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев, «Дзен» контенты буенча директоры Ринат Низамов һәм башкалар чакырылган.

Форумны Максим Шәрәфетдинов («Беренче канал») һәм Ксения Седунова (РЕН-ТВ) алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100