news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Татар иҗтимагый берләшмәләре җыелышы узды

Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Татар иҗтимагый берләшмәләре җыелышы узды
https://vk.com/tatarautonomy.tver

26 сентябрьдә Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Татар иҗтимагый берләшмәләре җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышны ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин алып барды.

Чарада Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе иҗтимагый оешмалары активистлары һәм җитәкчеләре катнашты. Шулай ук Тверь өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Марс Ибраһимов та чакырылган иде.

Җыелышта катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә узган бәйрәмнәр, шул исәптән Сабан туйлары һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чаралар хакында фикер алышты.

Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, быел югарыда санап үтелгән бәйрәмнәрдә татарларның активлыгы түбән булган, шулай ук татар чараларына тамашачылар җитәрлек күләмдә җәлеп ителмәгән, диелә хәбәрдә.

Җыелыш азагында ел ахырына кадәр узачак чаралар турында мәгълүмат бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100