news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия башкаласында Ислам көне узды

Россия башкаласында Ислам көне узды

(Мәскәү, 16 май, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Узган шимбәдә Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә "Өченче меңъеллыкка ышаныч, өмет һәм мәхәббәт белән" дүртенче конфессияара күргәзмә кысаларында ислам көне узды. Ул ислам темасына видеопродукт һәм әдәбият нәшер итү белән шөгыльләнүче "Харун-Яхья" оешмасы тарафыннан әзерләнгән "Матерь городов -Мекка" фильмын күрсәтүдән башланды.

Бергәләп намаз укыганнан соң "Дөрес туклану - сәламәт яшәү рәвеше нигезе" темасына түгәрәк өстәл узды һәм 318нче этномәдәни татар компонентлы балалар бакчасы кечкенәләре чыгыш ясады. Аннары модельер Җәмилә Кобякованың мөселман хатын-кызлары киемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук, күргәзмәдә Россиянең мөселман хатын-кызлары киемнәре тегүче "Әл-Бәрәкәт" фирмасының продукциясе дә тәкъдим ителгән иде. Бу фирманың продукциясен Тарихи мәчет территориясендә урнашкан кибеттән сатып алырга мөмкин.

Әлеге көн "Алтын минбәр" мөселман киносының беренче фестивален тәкъдир итү белән тәмамланды. Күргәзмә кунакларына әлеге фестивальнең эше һәм идеясе турында 10 минутлык фильм күрсәтелде, аннары "Алтын минбәр"нең генераль директоры Җәүди Мамиргов тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Соңыннан күргәзмә кунаклары каршында Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең генераль директорының дини оешмалар белән элемтәдә тору буенча киңәшчесе Алла Орешкина чыгыш ясады. Ул Россиянең Мөфтиләр шурасы һәм Россиянең Аурупа өлешендәге мөселманнарның Диния нәзарәте җитәкчелегенә конфессияара күргәзмәдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot