news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия банкына гражданнарга чит ил валютасы сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итәләр

Бу чара Россия сумы - рубль бәясен тотрыкландыру өчен эшләнә

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина исеменә әзерләнгән мөрәҗәгатьтә физик затлар өчен чит ил валютасы сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим ителә: бу Россия рубле бәясен тотрыкландыру максатыннан эшләнә.

“Коммунисты России” партиясе рәисе Максим Сурайкин шундый тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, валютага зур ихтыяҗ икътисади куркынычсызлыкка һәм тотрыклылыкка яный һәм рубль бәясе төшүнең төп сәбәпләренең берсе.

Партия лидеры Россиядә физик затларга айга 500 доллар күләмендә валюта сатып алуны чикләргә тәкъдим итә. Чит илдә уку яки дәвалауга яки валюта кредиты түләүгә валюта вәкаләтләре булган гражданнарга, Сурайкин, аена плюс 500 доллар күләмендә валюта сатып алуга чик куярга тәкъдим итә.

Партия җитәкчесе фикеренә караганда, мондый чикләү илдә валютага ихтыяҗны нормальләштерергә һәм Россия рубле бәясен тотрыкландырырга, шулай ук чит ил валютасының эчке икътисадка йогынтысын акрынлып киметү процессын башлау мөмкинлеге бирә.

Бу тәкъдим РФ законы буенча 30 көн дәвамында каралачак, дип хәбәр итә «Известия».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100