news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Банкы уртача төп ставканың өч елга көтелгән күләмен атады

Алдагы өч елда Россиядә уртача төп ставка күләме 10 процент тирәсе тәшкил итәчәк. Регуляторның акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Гангам Новосибирскида Үзәк банк һәм бизнесның коммуникацион сессиясендә шундый фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Якындагы өч елда уртача төп ставка хәзерге кебек 16 процент түгел, ә 10 процентка якын, хәтта аннан да кимрәк булачак», - диде ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткеч озак вакытка финанслау, шул исәптән инвестицияләр һәм производстволарны да исәпкә алып билгеләнгән.

Ул төп ставканың агымдагы күләме – 16 процент – инфляция басымына шактый тиз каршы торырга мөмкинлек бирүен әйтте. Алга таба ул планканы киметергә ярдәм итәчәк.

Элегрәк Үзәк банкта Россиядә еллык инфляциянең иң югары ноктасы кайчан көтелүе хакында сөйләгәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot