Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Банкы Туполев конструкторлык бюросының 100 еллыгына багышланган көмеш тәңкә чыгара
Россия Банкы 30 сентябрьдә «А.Н.Туполев тәҗрибә-конструкторлык бюросы оешуның 100 еллыгы» уңаеннан истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгара. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәңкәнең номиналы – 3 сум. Кыйммәтле металлның авырлыгы – 31,1 грамм, эретмә пробасы – 925. Тәңкә 3 мең данә тираж белән чыгачак.
Тәңкәнең алгы ягында Россия Федерациясе Дәүләт гербының кабарынкы сурәте төшерелгән, аның номиналы күрсәтелгән. Арткы ягында конструкторлык бюросы бинасы, координата челтәре һәм болытлар фонында А.Н.Туполев тәҗрибә-конструкторлык бюросының 100 еллыгы эмблемасы, самолет һәм Андрей Туполев портреты сурәтләнгән, өстә әйләнә буенча «А.Н.Туполев тәҗрибә-конструкторлык бюросының 100 еллыгы» дип язылган.
Россия Банкы тәңкәдәге самолетка ачыклык кертми, шулай да сурәттә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында җитештерелә торган Ту-160 («Белый лебедь) стратегик бомбардировщигының чалымнарын күрергә мөмкин.
«Әлеге тәңкә Россия Федерациясе территориясендә законлы түләү чарасы санала һәм түләүләрнең барлык төрләрендә номинал буенча бернинди чикләүсез кабул ителә», - дип искәртә Үзәк Банк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз