Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Банкы керткән "Суыту чоры" мәҗбүри тагылган иминияттән баш тартырга мөмкинлек бирә
Мәҗбүри тагылган килешүдән баш тарту өчен гражданин язмача гариза белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Иминият һәм банк хезмәтләре күрсәтелгән очракларда, физик гражданнарга үзләре кызыксынмаган иминият хезмәтләрен мәҗбүри тагуга бәйле очракларның артуы сәбәпле, Россия Банкы "Суыту чоры" кабул итте.
"Суыту чоры" - ул гражданин үзе теләмәгән очракта да, теге яки бу сәбәп белән тагылган өстәмә иминият килешүләреннән баш тартып, акчаны кире кайтару вакыты. Закон бер хезмәтне икенчесе тарафыннан мәҗбүри сатып алуны шарт итеп куюны тыя, ә ОСАГО килешүен төзегән вакытта өстәмә хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җаваплылык та каралган.
Россия Банкы өстәмә иминият хезмәтен мәҗбүри таккан очракта аннан баш тартырга киңәш итә. Мәҗбүри тагылган килешүдән баш тарту өчен гражданин язмача гариза белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
"Суыту чоры" биш эш көнен тәшкил итә (иминиятләштерүче күбрәк вакыт та билгеләргә мөмкин). Ул иминият килешүе төзелгән көннән алып исәпләнә.
Гражданин "суыту чоры"нда иминиятләштерүдән баш тарткан очракта компания полис өчен түләнгән акчаны тулысынча кайтарырга бурычлы.
Килешү гамәлгә кергән очракта, иминиятләштерүче, премиянең килешү гамәлгә кергән вакыттан башлап, узган көннәр санына пропорциональ өлешен тотып калырга хокуклы.
Иминият компаниясе гражданинга премияне гаризаны алганнан соң 10 эш көне дәвамында кайтарырга тиеш.
Иминият компаниясе шушы срок эчендә акчаны кайтарудан баш тартса, гражданин Россия Банкына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Адресы: 420013, Казан шәһәре, Бауман урамы, 37 нче йорт, Россия Банкының www.cbr.ru сайтындагы "Интернет-кабул итү" бүлеге аша электрон рәвештә юлларга мөмкин.
Яңа кагыйдәләр барлык популяр иминият төрләренә (КАСКО, ОСАГО, тормышны, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү, ирекле медицина иминияте һ.б.) кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз