news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Банкы әйләнешкә Зөя рәсеме төшерелгән көмеш тәңкә чыгара

Россия Банкы әйләнешкә Зөя рәсеме төшерелгән көмеш тәңкә чыгара
Россия Банкы матбугат хәзмәте

Бүген Россия Банкы әйләнешкә «Россия архитектура һәйкәлләре» сериясеннән «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы сурәте төшерелгән 25 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә чыгара.

60 мм диаметрлы яңа тәңкә 925 пробалы көмеш эретмәсеннән ясалган (чиста затлы металлның массасы 155,5 грамм тәшкил итә).

Акчаның өске ягында – Россия гербы, ә кире ягында Зөя утрау-шәһәрчеге һәм аның гербы, шулай ук агач кораб сурәтләнгән.

Тәңкә бер мең тираж белән чыгарылган. Ул Россия территориясендә законлы түләү чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләр вакытында бернинди чикләүләрсез кабул ителергә тиеш, дип хәбәр итә Россия Банкы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100