news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия банклары клиентларының биометрик мәгълүматларын җыя башлый

Владимир Путин банкларга интернет аша хезмәт күрсәтү хокукын бирү турындагы законны 2017 елда ук имзалаган иде.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Россиядә клиентларның биометрик мәгълүматларын җыю хокукы бирүче закон үз көченә керде. Алынган мәгълүмат бердәм биометрик системада сакланачак. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Россия Президенты Владимир Путин мондый законны 2017 елда ук имзалаган иде. Аның буенча банклар клиентка интернет аша хезмәтләр күрсәтү хокукын ала. Биометрик идентификация механизмын кертү турындагы нигезләмәләрнең бер өлеше 29 июньдә үк үз көченә керде.

Клиентның шәхесен читтән торып раслау өчен, банклар бердәм идентификация һәм аутентификации системасын (ЕСИА) кулланачак. Аннары мәгълүматларны Бердәм биометрик система мәгълүматлары белән чагыштырачак. Моның өчен ике параметр – тавыш һәм фото кулланылачак., диелгән әлеге хәбәрдә.

Инициатива авторлары фикеренчә, бу шәхесне ачыклауда һәм клиентларның акчаларын саклауда төгәллекне сизелерлекне арттырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100