Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгара башлаган
Балалар ризыгы “Хәләл” сертификациясен узган.
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгарган, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте.
Хәбәрдә сарык, сыер һәм чебеш ите ассортиментындагы пюре җитештерелүе һәм барлык продукциянең мәҗбүри “Хәләл” сертификациясен узганлыгы җиткерелгән.
Җитештерүче заводында тиешле җиһаз урнаштырылган, “Хәләл” сертификаты булган чимал кулланып җитештерү процессына контроль кертелгән, предприятие персоналы хәләл балалар ризыгы җитештерү өчен махсус өйрәнү узган.