news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министры Татарстанда яшәүче кызның хыялын тормышка ашырды

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Оксана Лут Татарстанда яшәүче 15 яшьлек Азалиянең теләген үтәде. Баланың хыялы «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында тормышка ашты, дип яза ТАСС.

Кыз ветеринар белән очрашырга хыялланган. Азалиягә Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм институт каршындагы ветеринария клиникасы буйлап экскурсия оештырдылар. Азалия ветеринар белән сөйләшә алды һәм хайваннарны карады.

Моннан тыш, кызга баш ветеринария идарәсен күрсәттеләр. Азалиягә ведомство эше турында аның җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сөйләде.

Казан ветеринария медицинасы академиясенә император Александр II указы нигезендә 1873 елның 31 маенда нигез салганнар. Биредә дүрт факультет бар: ветеринария медицинасы, биотехнология һәм стандартлаштыру, өстәмә һөнәри белем бирү һәм читтән торып укыту, шулай ук урта һөнәри белем бирү. Әлеге белем бирү учреждениесендә 2,1 мең студент укый.

Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә. Аны «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыра. Акциядә дәүләт учреждениеләре һәм коммерция оешмалары вәкилләре дә, шәхси затлар да катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100