Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы йомырка бәяләре якын айда тотрыклыланыр дип фаразлый
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында якын айда тавык йомыркасына бәя арзанаер дип көтәләр. Бәяләр төшүенә читтән җибәрелгән йомыркалар ярдәм итәчәк. Бу хакта РИА Новости яза.
17 декабрьгә кадәр Азәрбайҗаннан беренче товарлар килергә тиеш һәм тиздән Төркиядән товар килүен көтәләр, дип ассызыкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә. Шулай ук хакимият йомырка җибәрүне арттыру турында башка дустанә илләр белән дә килешү алып бара.
Тавык йомыркасы, алданрак хәбәр ителгәнчә, җитештерү чыгымнары һәм кулланучылар ихтыяҗы арту сәбәпле кыйммәтләнгән.
Бүген Россия хакимияте җитештерүчеләргә ярдәм итүче һәм Россия эчендә йомырка тәкъдим итү күләмен арттыручы чараларны гамәлгә ашыра. Мондый чараларга җитештерүчеләр белән килешенгән күләмне өстәмә арттыру, йомырка һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүне җитештерүчеләрдән турыдан-туры киңәйтү, әлеге товарны китерү өчен җитештерүчеләр һәм кибетләр белән озак вакытлы килешүләр төзү керә. Ведомство фикеренчә, бу чаралар әлеге продукциягә бәяне төшерергә ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз