news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия авыл хуҗалыгы министры тармак елны бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый дип саный

Александр Ткачев фикеренчә, уңышларның төп сәбәпләренең берсе - чит илдән азык-төлекне кертүне тыю.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тармак елны бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый дип саный. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

“Безнең икътисад өчен гади булмаган елда күрсәткечләрне саклап кала алдык кына түгел, 4 процентка арттырдык та. Нәрсә исәбенә? Беренче чиратта, чит илдән азык-төлекне кертүне чикләү моңа сәбәпче”, - дигән министр. Икенче сәбәп итеп ул дәүләт ярдәмен атаган.

“Аграр өлкәгә бирелгән дәүләт ярдәменең эффектлы булуына шикләнүчеләр бар. Янәсе, бәяләр кимеми, импорт кала бирә. Әмма бөтен дөньяда авыл хуҗалыгы дотацион өлкә, ул дәүләт ярдәменә мохтаҗ.Япония дә, АКШ та, Европа да аграр өлкәне субсидияли. Бу әти-әниләрнең балаларын каравы төсле – бөтен кеше дә яхшы белем бирергә, аның сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә тырыша. Авыл хуҗалыгы да шулай – без аңа ярдәм итәбез һәм вакыт үткәч кенә нәтиҗәләрен күрәбез. Кайбер очракта 3-5 елдан, ә сөтчелек, бакчачылык тармагында тагын да озаграк вакыт кирәк”, - дигән министр.

Ул 2014 елда чит илләрдән кайбер продукцияне кертүне тыену күп төбәкләрдә яңа проектлар башлап җибәрү өчен нигез дип атаган. 500 инвестицион проектка 300 миллиард сум акча кертелгән. “2005 елда азык-төлекнең 60 проценты импорт булса, хәзер без төп продуктлар белән тулысынча үзебезне тәэмин итәбез”, - дигән министр.

Ткачев бәяләр арту кимеде дип белдергән. “Росстат мәгълүматлары буенча азык-төлеккә бәяләр ноябрьдә 5 процентка артса, сәнәгать продукциясенә процентка артты”.

Министр һәр төбәк үз-үзен төп азык-төлек продукциясе белән тәэмин итәргә тиеш дип белдергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100