news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия авыл хуҗалыгы министры шикәр экспортын 25 тапкырга арттыру турында сөйләде

Соңгы елларда Россия шикәрен күпләп БДБ илләре, шулай ук Әфганстан һәм Монголия сатып ала.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россия быел шикәр экспортын 25 тапкыр арттырып, 200 мең тоннага кадәр җиткерәчәк дип фаразлый Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, дип яза "Интерфакс".

"Бу сезон нәтиҗәләре буенча экспортка 200 мең тонна шикәр юнәлдереләчәк дип фаразлыйбыз", – дип белдерә министр сүзләрен ведомство матбугат хезмәте. Чагыштыру өчен ул узган сезон мәгълүматларын китерде, ул вакытта 8 мең тонна тәшкил иткән. "Ягъни үсеш ун тапкыр", – дип белдергән министр.

Бу авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә гомумән динамик икътисади үсеш өчен зур мөмкинлекләр ача, дигән фикердә Александр Ткачев. "Россия азык-төлек экспортының уңай динамик үсеше саклана: агымдагы ел башыннан ул 10,8 миллиард доллардан арткан", – дип бәян иткән министр.

Аграр базалар конъюнктурасы институты бәяләвенчә, быел шикәр комы 5,6 миллион тоннага кадәр арттырылачак (узган ел – 5,19 миллион тонна). Базар күләме елына 6 миллион тоннага кадәр артырга мөмкин, ихтыяҗ –  5,8 миллион тонна. Соңгы елларда Россия шикәрен төп сатып алучылар – БДБ илләре, шулай ук Әфганстан һәм Монголия.

Хәзер дөнья базарында Россия шикәренә Украина продукциясе көндәш булып тора. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 31 октябрьгә булган мәгълүматларына караганда, 966,3 мең гектардан шикәр чөгендере алынган, бу барлык мәйданның 87 процентын тәшкил итә. Бер гектардан уңыш 454,8 центнерны тәшкил иткәндә, 43,9 миллион тонна тамыразык алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot