news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия авыл хуҗалыгы министры: "Без санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен телибез"

Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә каршы санкцияләрнең тагын биш ел дәвам итүен теләвен белдергән. Әгәр алар гамәлдән чыгарылса да Россия базарында кытлык булмаячак, чөнки күп кенә тармакларда продукция импортына бәйлелек юк, дигән Ткачев «Россия 24» эфирында.

"2017 ел ахырына кадәр санкцияләрнең гамәлдән чыгу-чыкмавын беркем дә белми. Без тагын биш ел дәвам итүен теләр идек. Әгәр санкцияләр гамәлдән чыкса да, куркыныч юк, - дигән министр. - Беренчедән, без көндәшлеккә сәләтле, дәүләт ярдәме дәрәҗәсе югары: Россия буенча авыл хуҗалыгы рентабельлеге дәүләт ярдәме белән уртача 20 процент, ә аннан башка - 10 процент. Икенчедән, девальвация: долларның 30 түгел, ә 60 сум булуын онытмаска кирәк. Нәтиҗәдә, доллар белән бәяне чагыштырганда, ул кыйммәтләнә. Россиялеләр кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән товарларны эзли башлады".

Искәртеп үтик: 2014 елның августында Россиядә Евросоюз, АКШ, Канада, Австралия һәм Норвегиядән кертелә торган товарларга чик куелды. Санкцияләр берничә тапкыр озайтылды, бу юлы - 2017 елның ахырына кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100