news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия авыл хуҗалыгы министры аграрийларны бәйрәм белән котлый

"Безнең казанышлар ил күләмендә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә билгеле", - дип белдергән Александр Ткачев.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәрен Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлаган.

"Безнең казанышлар ил күләмендә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә билгеле. Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгына кертемнәр иң яхшы инвестицион стратегияләр исәбендә. Россия аграр секторы ил эчендә дә, шулай ук чит илләрдән дә инвесторлар җәлеп итә. Бөтен ил буенча Клаининградтан Сахалинга кадәр яңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре, заманча фермерлык хуҗалыклары һәм кооператив берләшмәләре ачыла.

Хәзерге икътисади шартлар Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз позицияләрен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр бирә. Соңгы елларда Россия товарлары кибет киштәләреннән чит ил азык -төлеген кысрыклап чыгарды. Аграр бизнес һәм авылда яшәүчеләр кулланучылар үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирүен аңлады, димәк, яңа комплекслар төзергә, эш булдырырга, авыл территорияләрен торгызырга вакыт җиткән.

Тармак хезмәтчәннәренә - кырларда һәм фермаларда хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләренә һәм белгечләренә, галим-аграрийларга, авыл интелли генциясенә, азык һәм эшкәртү индустриясе хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, югары күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле дуслар! Сезгә уңышлы нәтиҗәле эш, бәхет һәм иминлек телим!" - диелгән Александр Ткачев котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100