Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кушты
Узган ел республикада известьлау федерациянең барлык субъектлары арасында иң зур мәйданда үткәрелде.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләренә әче туфракларны известьлау буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Бу хакта ул тиешле чаралар планын үтәүгә багышланган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында, дөрес оештыру, системалы якын килү һәм тиешле контроль ярдәмендә, узган ел Татарстанда известьлау Россиянең барлык төбәкләре арасында иң зур мәйданда — 57 мең га», — дип аңлаттылар республика ведомствосында.
Хатуов сүзләренә караганда, 2019 елда Россия буенча тулаем алганда 303,5 мең гектардан артык сөрүлек җитештерелгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 4% ка күбрәк.
Республикада быел 80 мең гектар җир эшкәртү планлаштырыла. Эшкә 90 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Агымдагы елда АПКны үстерү буенча дәүләт программасы буенча әче туфракны известьлау буенча чаралар үткәрүгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарының 90% ка кадәр компенсациясе каралган. Бу максатларга федераль бюджеттан 302,2 млн сум бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз