news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Төбәкләрдә бал кортлары күпләп үлә

Кортларның һәлак булуы чәчүлекләрне пестицидлар һәм башка химик чаралар белән эшкәртү таләпләрен бозу бәйле, дип саный белгечләр.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Төбәкләрдә бал кортлары күпләп үлә
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Россия төбәкләрендә бал кортларының күпләп һәлак булуы илдәге умартачылыкка шактый зыян китергән. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән “Российская газета” яза.

“Министрлык Россия субъектларының агросәнәгать комплексларына киңәшләр җибәрде. Анда бал кортлары үлемен кисәтү һәм булдырмый калу өчен практик һәм оештыру чаралары күрсәтелгән”, диелә хәбәрдә.

Ведомствода әйтүләренчә, төбәкләрдә анализ ясала, аның нәтиҗәләре министрлыкка хәбәр ителәчәк. Шулай ук аграрийларны һәм умартачыларны пестицидлар куллану буенча Россия законнары белән таныштыру өчен төбәктәге агросәнәгать комплекслары консультация уздыра.

Зыян күргән умартачылар аккредитация узган лабораторияләр ярдәмендә умарталыкларга килгән зыянны төгәл ачыкларга тиеш, дип саныйлар Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

2019 елның җәендә Удмуртиядә, Марий Элда, Липецк, Саратов, Ульяновск, Курск өлкәләрендә, Алтай краенда бал кортлары күпләп һәлак булды. Кортларның һәлак булуы чәчүлекләрне пестицидлар һәм башка химик чаралар белән эшкәртү таләпләрен бозу бәйле, дип саный белгечләр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, бал кортларының үлүе пестицидалр куллануга гына түгел, башка сәбәпләргә дә бәйле булырга мөмкин. Россиядә пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген Росприроднадзор гамәлгә ашыра, дип хәбәр итә ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100