news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы атчылык үсеше стратегиясен эшли

Татарстанда атчылык һәм ат спорты үсешенең озак вакытлы максатчан программасы тормышка ашырыла.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы атчылык үсеше стратегиясен эшли
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елның 1 июленә кадәр Россиядә атчылык үсеше стратегиясен эшли. Ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядә атчылык үсеше буенча киңәшмәдә шундый бурыч куйды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, атчылык эше өлкәсендә сәясәтне булдыручы оешма булырга тиеш. "Безгә 2019 елның 1 июленә кадәр атчылык буенча ассоциацияләрне җәлеп итеп, Россиядә атчылык үсеше стратегиясен эшләү кирәк”, - дип китерә министр сүзләрен матбугат хезмәте.

Әлеге тармакны үстерү өчен ипподромнарның инфраструктурасын яхшырту, Россия Федерациясенең төп халыкара атчылык оешмаларында катнашуын яңартырга кирәк.

Министрлык ат тотучы завод хуҗаларына һәм атчылык буенча ассоциацияләргә үзара көйләнүче оешмага берләшергә тәкъдим итте. Әлеге структура атларны сынауда өстәмә стандарт һәм контроль билгели, шулай ук Россияне халыкара күргәзмәләр һәм ярышларда тәкъдим итә алыр иде.

Татарстан бюджетында татарның борынгы нәселле атларын булдыру максатыннан атлар сатып алуга 4 млн сум акча бүлү каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100