news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: 2019 елда сөт тармагы үсеше уңай динамикасы сакланачак

Россиядә 2018 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан уртача савым 5 мең 850 кг тәшкил итә.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының якынча бәяләүләре буенча, агымдагы елда сөт җитештерү күләме 1,6 процентка (500 мең тонна) – 31,1 млн тоннага кадәр артачак.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 һәм 2018 елларда үсеш ел саен 1,4 процентны тәшкил иткән.

Тулаем савымны тотрыклы үстерүгә җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга, технологик модернизацияләүгә, терлекләрнең генетик потенциалын камилләштерүгә, кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә.

Соңгы елларда сөт терлекчелегенә шактый инвестиция һәм кредит чыганаклары җәлеп ителгән. Нәселле терлекләр күп булган зур комплекслар да, кече фермалар да төзелә.

2018 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан уртача савым 5850 кг тәшкил итә. 2020 елда 6400 кг тәшкил итәчәк, ә 2024 елга аны 7100 кг кадәр җиткерү бурычы куела, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре фикеренчә, Россиядә сөт продукциясе җитештерүнең артуы сәбәпле, аны экспортлау өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100