news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елда 118 млн тонна уңыш җыюны фаразлый

Агросәнәгать комплексы продукциясен чит илгә чыгару күләмен арттыру өчен экспортка җибәреләчәк культураларны чәчү мәйданнары арттырылган.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча агымдагы елда 118 млн тонна бөртекле культуралар, шул исәптән 75 млн тонна бодай җыеп алу көтелә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлыкта әйтүләренчә, бу күләмдә бөртекле культура җыеп алу Россиянең эчке ихтыяҗларын гына түгел, ә базарның тотрыклылыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен башка илләргә җибәрүне гарантияли.

Агросәнәгать комплексы продукцияләрен чит илгә чыгару күләмен арттыру өчен, быел эскпортка чыгарылачак культураларның – бодай, арпа, кукуруза, көнбагыш һәм сояның чәчү мәйданнары арттырылган. Моннан тыш илдә уҗым культуралары мәйданнары да арткан. Алар 2018 елга караганда күбрәк, 17 млн гектардан артык мәйданны биләп тора.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча июльнең икенче декадасы башында илдә бөртекле һәм кузаклы культуралар 5,7 млн гектарда суктырылган. Якынча 23 млн тонна ашлык җыеп алынган. Бер гектардан алынган уңыш күләме – 40,7 центнерны тәшкил итә.

Санкт-Петербург Дәүләт аграр униерситетында узган “Бөтенроссия кыр көне – 2019” агротехнология күргәзмәсендә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдергәнчә, илнең күп кенә субъектларның авыл хуҗалыгы продукцияләре күләмен арттыру, технологияләрне камилләштерү, чәчүлек мәйданнарын саклау һәм арттыру буенча эш динамикасы яхшы.

  • Алдарак “Татар-информ” Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәшит Хәбиповка сылтама белән агымдагы елда республикада уңыш күләме 5 млн тонна җитәргә мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100