news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: 2017-2018 елларда шикәр эскпорты 700 мең тонна булачак

Бу күрсәткеч 1 миллион тоннага кадәр артырга да мөмкин.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2017-2018 елларда Россиядән читкә шикәр чыгару 700 мең тоннаны тәшкил итәчәк, әмма бу сан 1 миллион тоннага кадәр артырга да мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы материалларына таянып хәбәр итә.

«Алтын көз» форумында үсемлекчелек департаменты директоры Петр Чекмарев чыгышында җиткергәнчә, читкә шикәр чыгару 700 мең тоннаны тәшкил итәчәк. Бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 2 тапкырга артыграк. Шул ук вакытта эскпорт 1 миллион тоннага кадәр җитәргә мөмкинлеге дә әйтелә.

«Экспортчылар, җитештерүчеләр 700 мең тонна шикәрне читкә чыгару өчен зур эш башкарырга тиеш. 1 миллион тоннаны да кыю рәвештә экспортка чыгарырга була», – дип ышана Петр Чекмарев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100