news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе хокук бозучыларны 662 мең сум штрафка тарткан

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җир законы таләпләрен үтәмәгән

  (Казан, 2 октября, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аенда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе хокук бозучыларны 662 мең сум штрафка тарткан. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җир законы таләпләрен үтәмәгән, дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында.

Күзәтчелек органы белгечләре тарафыннан 75 административ тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, җир законын бозучыларга штраф салынган, бүген штраф түләнеп беткән диярлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100