Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт кертүне тыйды
Ведомство әлеге илдән куркыныч сөт продукциясе кертүне дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт һәм сөт продукциясе кертүне вакытлыча тыйды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Ведомство яңа чараларны илгә куркыныч булган сөт продукциясе кертү дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр. Тыюлар Белоруссия ягы үз продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү вазгыятен җайга салганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Сөттән тыш, тыю исемлегенә куертылган сөт, эремчек суы, шулай ук эремчек суы һәм сөт аксымы концентраты кергән.
Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиянең җиде предприятиесе продукциясенә көчле контроль урнаштырган. Сәбәбе булып, ветеринар-санитар таләпләр бозылу тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз