news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия автомобилен сатып алучылар өч елга транспорт салымыннан азат ителергә мөмкин

Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган, дип хәбәр итә RT .

Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды.

«Аерым алганда, илебез машиналарын сатып алучы россиялеләр ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин», – дип саный тәкъдимнең авторы.

Ул шулай ук үзебездә эшләнгән яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп, иске автомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга мөмкин дигән фикер дә җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100