Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия автомобиль юллары агентлыгы федераль трассалар челтәрен киңәйтә
2030 елга 18 мең чакрым төбәк юллары федераль трасса статусын алырга мөмкин.
(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Россия автомобиль юллары агентлыгы федераль трассалар челтәрен киңәйтүне планлаштыра. 2030 елга 18 мең чакрым төбәк юллары федераль трасса статусын алырга мөмкин. Бу хакта “Коммерсант” хәбәр итә.
Программада көчле трафиклы трассалар: Санкт-Петербург – Архангельск, Грозный – Кизляр автомагистральләре һәм башкалар күрсәтелгән. Белгечләр җиткерүенчә, тотрыклы финанслау булу сәбәпле, федераль трассаларның техник торышы төбәк юлларыныкыннан күпкә яхшырак.
Россиядә юлларның гомуми озынлыгы – 1,5 млн чакрым, җирле юллар 913 мең чакрым, төбәкнекеләр – 516 мең чакрым, федераль трассалар – 52 мең чакрым. Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Старовойт 2018-2019 елларда Белгород – Павловск, Санкт-Петербург – Архангельск һәм башка кайбер юллар федераль статус алачак, дип җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз