Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия автомобиль йөртүчеләренә 1 сентябрьдән аптечка составы үзгәрүе турында искәрттеләр
2024 елның 1 сентябреннән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган автомобиль аптечкасының яңартылган составы үз көченә керә. Бу хакта «РИА Новости»га юридик компаниягә нигез салучы һәм эксперт Таисия Вепренцева хәбәр иткән.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, аптечка составына медицина битлекләре һәм перчаткалар, йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланырга ярашлы битлек, кан китүне туктату өчен жгут, марля бинты, лейкопластырь, коткару өчен юрган, шулай ук перевязка ясау өчен кайчы һәм хирургия кайчысы кертеләчәк.
Шул ук вакытта яңа таләпләр үз көченә кергәнче комплектланган аптечкалар яраклылык вакыты чыкканчы (әмма 2027 елның 1 сентябреннән дә соңармыйча) кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, Вепренцева искәрткәнчә, узган ел автомобиль аптечкалары һәм янгын сүндергечләр техник карауны узу өчен мәҗбүри җиһазлар исемлегеннән алып атылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз