news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия авиабелгечләре Мисыр аэропортларында кимендә тагын бер тикшерү үткәрергә тиеш

Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләрне яңарту башкалалар арасында даими рейслар ачылгач башланачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия авиабелгечләре Мисыр аэропортларында авиаэлемтәләрне яңарту өчен кимендә тагын бер тикшерү үткәрергә тиеш, дип җиткергән  журналистларга Россия транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Әйе, – дигән ул Мисыр аэропортларында тагын тикшерү үткәрергә кирәкме дигән сорауга. – Безне чакыру белән. Кимендә бер визит".

Россия экспертларының Мисырда Хургада һәм Шарм-эль-Шейх аэропортларындагы тикшерүләре берничә айга сузылырга мөмкин, дип җиткергән иде Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович журналистларга февраль аенда Сочида узган Россия инвестиция форумында.

Алдан Соколов, Россия экспертларының Каһирә  аэропортларына ахыргы визиты нәтиҗәләре аэропортның якын арада Россия пассажирларына хезмәт күрсәтергә әзерлеге турында төгәл җавап бирә алмады, дип белдергән иде. Хәбәр ителгәнчә, Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләрне яңарту башкалалар арасында даими рейслар ачылгач башланачак. Россия пассажирларына Каһирә аэропортының икенче терминалыннан хезмәт күрсәтеләчәк, ул яңа куркынычсызлыкны тәэмин итү системалары белән җиһазландырылган. Мисырда Хургада һәм Шарм-эль-Шейх курорт шәһәрләренә чартер рейслар соңрак булачак, диелгән иде Россия транспорт министрлыгында.

Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрь аенда, 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы үлеменә китергән авиаһәлакәттән соң, өзелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot