news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия – АСЕАН саммитында Татарстан предприятиеләренең казанышлары күргәзмәсе эшләячәк

Казанда 17-19 июньдә Россия – АСЕАН саммиты узачак. Бу вакытта «Уникаль осталык үзәгендә» Татарстан предприятиеләренең казанышлары күргәзмәсе оештырылачак. Бу хакта бүген ТР башкаласы мэриясендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов хәбәр итте.

«Делегацияләргә республика һәм шәһәрнең казанышлары белән танышу өчен әлеге күргәзмәгә барырга тәкъдим ителәчәк. ЦУМ саммитның өстәмә мәйданчыгы булачак», – диде ул шәһәрнең Казанда 2026 елда Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штабы утырышында.

Денисов сүзләренчә, саммит чаралары нигездә Казан үзәгендә оештырылачак. 10 июньнән төп объектларда әзерлек эшләре башланачак.

Саммитның үзәк мәйданчыгы «Казан Экспо» булачак, дип билгеләп үтте ул. Анда «КазанФорум» төгәлләнгәннән бирле үк әзерлек эшләре бара. Икътисади форум өчен төзелгән инфраструктураның бер өлеше АСЕАН саммиты өчен калдырылачак.

«Камал исемендәге яңа театр Россия Федерациясе исеменнән тантаналы кабул итү уздыру урыны буларак кулланылачак. Казан Кремлен бу юлы дәүләт лидерларының ике яклы очрашуларын үткәрү өчен файдалану планлаштырыла», – дип йомгаклады сүзен Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot